Баулы ветераннары Әлмәткә экскурсиягә бардылар

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

«Бергә атлау күңелле...» проектын тормышка ашыру кысаларында Баулы «Милосердие» халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре Баулыда яшәүче 30 дан артык кеше өчен Әлмәт шәһәренә сәяхәт оештырган.

"Бергә  атлау күңелле...» проекты белән “Милосердие” үзәге Татарстанда «Лукойл» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларының IX конкурсында “Рухият һәм мәдәният” номинациясендә җиңүче булды. Әлеге проект уникаль тернәкләндерү чарасы булып тора, өлкән буын кешеләренә һәм инвалидларга аралашу, сәяхәт аша җәмгыятькә якынаю мөмкинлеген бирә.

Баулылар шәһәрнең барлык истәлекле урыннарын карадыылар, аның тарихы белән таныштылар. Башта алар Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Аннары шәһәрнең иң кызыклы урыннарын: кафедраль собор, нефтьчеләргә һәйкәл, Ленин исемендәге мәйданны, драма театрын, «Татнефть» ГАҖ бинасын, «Каракуз» скульптур композициясе, А. П. Чехов һәйкәлен, шәһәрнең төп урамнарын күрделәр. Шулай ук Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчеттә, шәһәр пляжында, «Сәламәтлек» паркында, шәһәр паркында, Дан аллеясендә, зоопаркта, балалар каскадында булдылар. Экскурсия комплекслы төшке аш белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International