26 июнь көнне “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.
Тантаналы рәвештә портфельләр тапшыру Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында узды. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен район башлыгы Рамил Гатиятуллин, муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, «Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУ җитәкчесе Дарина Ганиева котладылар.
Портфельләр алуда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары иганә ярдәме күрсәткән.
Чара барышында балалар өчен районның иҗади яшьләре чыгыш ясады.