Хөрмәтле баулылар!
41 нче скважинада аварияне бетерү һәм 20 һәм 21 июнендә «5нче чишмә» өстәмә чыганагын тоташтыруга бәйле рәвештә, су җыю савытларында (226, 228 нче биеклекләр) су дәрәҗәсе кимеде. Шуңа шәһәрнең үзәгендә һәм түбән өлешендә күп фатирлы йортларда су басымы бер атмосферага кадәр төште. Хәзерге вакытта барлык ремонт эшләре тәмамланган, барлык насослар да штат режимында эшли.
Әлеге ситуациядә шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә һәм шәхси секторында су куллануны киметүне сорыйбыз.
Бу кыска вакыт эчендә су дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
24 июньдә шәһәрнең түбән, төньяк-көнбатыш, үзәк өлешләренә су ташу графигы:
17: 00 дән 20: 00 гә кадәр
Садовая, Муса Җәлил, Ваһапов, Калинин, Урман урамнары,
Ваһапов тыкрыгы, Совет, Тукай, Нариман, Көньяк, Вахитов, Фрунзе, Подгорная, Совет, Чапаев, Урман, Нефтьчеләр, Яңа, Глухой тыкрык, Төзүчеләр урамы.