«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматына караганда, 24 июньдә Татарстан Республикасының көньяк районнарында яшенле яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар, боз явуы, җилнең 19-24 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Нәтиҗәдә түбәндәге хәвефле күренешләр барлыкка килергә мөмкин: авиациягә бәйле гадәттән тыш хәлләр, киң форматлы конструкцияләр җимерелү, электртапшыргычлар өзелү, тузган агачлар төшү.