Казанда Меңьеллык мәйданында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты талисманнары Алмаз һәм Алтын куелды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Күләмле чәчәк композицияләре биеклеге 3 метр тәшкил итә.

Фигуралар берьеллык үсемлекләрдән, йөзләре, куллары һәм күзлекләре - металлопластикадан ясалган. Кичке вакытта фигуралар яктыртылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Яңа арт-объектны Казан халкы һәм кунаклары бәяләгән инде, алар Алмаз һәм Алтын фигуралары янында актив фотога төшәләр.

Элегрәк Казан Кремле диварлары янында зур шарлар һәм йөрәк рәвешендәге аркаллы чәчәк композициясе урнаштырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International