Баулы "Водоканал"ы су булмау сәбәбен аңлатты

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

23 июньдә район Советы бинасында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе Баулы шәһәрен эчә торган һәм техник су белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча чираттан тыш утырышка җыелды.

"Водоканал"дан алынган мәгълүматга караганда, предприятиенең барлык скважиналары штат режимында эшли. Әмма һава температурасы күтәрелү аркасында су куллану арта, шуңа төп су алу җайланмаларында аның күләме кими.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышында шәһәр предприятиеләренә эчәргә яраклы суны техник ихтыяҗларда куллануны киметү киңәш ителде.

Барлык балалар бакчаларында, медицина һәм социаль учреждениеләрдә эчәргә яраклы су бар, һәм 24 июньдә алар штат режимында эшли.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International