Алексеевск районында «Сәләт» VIII яшьләр форумы ачылды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Биләр музей-тыюлыгы территориясендә лагерь 21 июньнән 5 августка кадәр эшләячәк.

Быел Сәләт форумы беренче тапкыр алты смена форматында узачак: фәндә, сәнгатьтә һәм бизнеста уңышка ирешүчеләрдән тәҗрибә уртаклашу сменасы,сәнгатькә багышланган смена, мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнүгә юнәлдерелгән смена, It-сменасы.

Башка сменаларда балалар «киләчәк шәһәре» булдыру, лидерлык сыйфатларын, проект һәм команда эшенең күнекмәләрен үстерү турында беләчәкләр.

Быел форумга 18 меңнән артык бала килер дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International