Баулыда пассажирлар йөртүчеләрне тикшерәләр

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Баулы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 19 июньдә автобусларда пассажирлар йөртүне тикшерү буенча профилактик чара үткәрделәр.

Бер көн эчендә 40лап автобус тикшерелде. Сигез хокук бозу очрагы ачыкланды, алар арасында кирәкле документлар булмау (мәсәлән, ОСАГО иминият полисы), машина йөртүче һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәве һәм башкалар.

20 июньдә республикада «Автобус» операциясе старт алды, ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International