21 июнь көнне Баулы мәдәният йортының зур залында медикларны хөрмәтләделәр.
Залда табиблар, шәфкать туташлары, лаборантлар, санитаркалар, машина йөртүчеләр, кухня хезмәткәрләре һәм районның медицина өлкәсендә эшләүче башка бик күп хезмәткәрләре җыелган иде. Аларны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады.
Тантаналы чарада иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген район үзәк хастаханәсендә 62 табиб эшли, шуларның сигезе – Татарстан Республикасының атказанган табиблары.