Баулы авылларында телевизор вакытлыча күрсәтмәячәк

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Ремонт-профилактик эшләр башкару сәбәпле, районыбызның кайбер авылларында аналоглы һәм цифрлы телерадиотапшырулар вакытлыча туктатылачак.

Татарстан радиотелевизион тапшыру үзәгенең филиалы эш графигы нигезендә, түбәндәге көннәрдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр тапшырулар туктатылып торачак:

1 июль - Исергәп авылында,

5 июль - Покровский Урыстамак авылында,

9 июль - Новозареченск поселогында,

17 июль – Татар Кандызы авылында,

18 июль – Яңа Чүте авылында.

Чыганак: http://bavly-tat.ru/news

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International