Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә Күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

25 июньдә 11 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.

(843)255-25-71 телефоны буенча Казан халкының сорауларына Татарстан росреестрыннан физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева, кадастр палатасыннан – ЕГРН алып баруны тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Анна Кайнова җавап бирәчәк.

Шулай ук бу көнне 8 сәгать 00 минуттан 12 сәгать 00 минутка кадәр республика районнарында да “кайнар линия” эшләячәк. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International