Эш бирүчеләрдән хезмәткәрләр квалификациясен бәйсез бәяләү кирәк булу-булмавы турында сорыйлар

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Квалификацияләрне үстерү милли агентлыгы (алга таба – НАРК) тарафыннан 2019 елның 1 июленә кадәр билгеле бер һөнәри эшчәнлекне башкаруга дәгъва итүче хезмәткәрләр яки затларның квалификациясен бәйсез бәяләүгә ихтыяҗ булу-булмав турында сораштыру үткәрә.

Эш бирүчеләрне сораштыру http://opros-nark.ru/ мәгълүмат ресурсын кулланып үткәрелә, анда шулай ук хезмәт базары мониторингын үткәрү өчен анкета урнаштырылган.

Мониторинг нәтиҗәләре буенча бәйсез бәяләү аеруча кирәк квалификацияләрне ачыклау планлаштырыла, аларны исәпкә алып приоритетлар формалашачак һәм милли квалификация системасы инфраструктурасын үстерү буенча чаралар гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International