Җәй – ял вакыты. Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр гражданның Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукы гарантияләнә. Шул ук вакытта, әлеге хокук чикләнергә мөмкин.
РФ чикләреннән чыгу хокукын чикләү нигезләренең берсе булып Россия Федерациясе гражданының суд тарафыннан аңа салынган йөкләмәләрне үтәүдән читләшүе тора. Шул исәптән, салымнар, җыемнар, пенялар һәм штрафлар түләү буенча йөкләмәләрне.
Салым инспекциясе бюджет каршында аз гына бурычлары булган гражданнарның да илдән чыгуы тыелуын искәртә.
Россия чикләреннән читкә китәргә җыенган барлык салым түләүчеләр шуны истә тотарга тиеш: ялны бозмас өчен, бурычлары вакытында түләргә кирәк.
Салымнар буенча бурычлар барлыкка килү көтелмәгән хәл булмасын өчен, Россия Федераль салым хезмәтенең «Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц» һәм «Личный кабинет индивидуального предпринимателя» интерактив сервисларыннан файдалану да җитә. Әлеге сервислар ярдәмендә бурычны өйдән чыкмыйча түләргә була. Бурычны онлайн-режимда 30 төрле банк аша яки, квитанцияләр бастырып чыгарып, теләсә кайсы банк аша түләргә була.
Бурычлар турында мәгълүмат федераль һәм региональ дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук суд приставлары федераль хезмәте сайтында бар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче номерлы РИ салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге.