Баулы фермерлары бизнесны үстерүгә грант алачак

2019 елның 21 июне, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясадылар. Конкурста Баулы районыннан дүрт фермер хуҗалыгы катнашты.

Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге министрлык сайтында урнаштырылган. Җиңүчеләр арасында Баулы районыннан ике фермер да бар. Илшат Сәмиковның 50 баш сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзелешенә исәпләнгән проекты һәм Рушания Мәссәлимованың 60 баш эре мөгезле терлек симертү буенча бизнес-проекты җиңгән.

Чыганак: Баулы-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International