Бүген Татарстан Росреестрының яшьләр советы һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләре “хорошие руки” хәйрия складында булдылар. Алар әлеге складка мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү максатыннан икенче тапкыр киләләр. Шунысы игътибарга лаек, монда катлаулы тормыш ситуациясендә калган һәркем мөрәҗәгать итә ала. Шуңа күрә хезмәткәрләр кемгәдер кирәк булырга мөмкин булган әйберләр: олылар һәм балалар киеме һәм аяк киеме, уенчыклар, китаплар, көнкүреш химиясе, озак вакыт сакланыла торган азык-төлек һәм башкаларны китерделәр.
Склад Калинин урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан (Тихомирнов ягыннан керү). Склад эше мәсьәләләре буенча элемтә өчен контактлар: 8(843)236-65-61, info@dendd.ru