Баулы һәм Ютазы районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе, яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы КФҮдә яки Россия Пенсия фонды идарәсендә икенче бала өчен айлык түләү алуга гариза бирергә мөмкин булуын искә төшерә.
Ана капиталыннан түләү күләме гаилә яшәгән төбәккә бәйле һәм узган елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез. Ягъни 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән Татарстан гаиләләре өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумын – 8896 сум тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасында 700 дән артык гаилә ана капиталы средстволарыннан түләү өчен гариза тапшырган инде.