Баулыларны һәм шәһәр кунакларын «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясендә катнашырга һәм Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алырга, акция символы – шәмнәр кабызырга чакыралар.
Акцияне үткәрү датасы: 2019 елның 21 июне
Үткәрү урыны: «Мәңгелек ут» мемориалы.
Үткәрү вакыты: 21.00.
Моннан тыш, 22 июньдә 10.00 сәгатьтә Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышы башлануның 78 еллыгына багышланган чара узачак.
Фото: "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге.