Баулы полициясе хезмәткәре балаларга наркотиклар зыяны турында сөйләде

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 19 июнь көнне, Баулы шәһәре «Милосердие» үзәгендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге участок уполномоченные Альберт Хабипов балалар белән очрашты.

Очрашу «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында узды.

Чараның максаты балаларның наркотик матдәләр куллануны булдырмау, аларның сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен ныгыту иде. Полиция хезмәткәре яшьләргә үз тәҗрибәсеннән мисаллар китереп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International