28 июнь көнне Баулыда Яшьләр көне бәйрәм ителәчәк

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

28 июнь көнне Баулының төп мәйданында Яшьләр көнен узачак.

Яшьләр көне программасы:

15.00 – Баулы районы башлыгына һөнәри осталык буенча “WorldSkills” дөнья чемпионаты флагын тапшыру тантанасы. Баулы районы предприятиеләре һәм оешмаларының яшь белгечләрен бүләкләү.

15.30 - Баулы районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашында бәйрәм концерты. “Осталык бәйрәме” - Баулы шәһәренең иң яхшы профессионалларыннан мастер-класслар.

18.00 – “Lady M” бию коллективы катнашында шәһәр мәйданында Яшьләр көнен ачу тантанасы. Баулы районы яшьләр берләшмәләре лидерларын һәм активистларын бүләкләү.

18.30 - шәһәрнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашында концерт программасы. Программаның хедлайнеры - "Камертон" төркеме (Октябрьский шәһәре).

20.00-23.00 - бию-күңел ачу программасы-дискотека (D.J. ARTUR GAREEV һәм D. J. СHUPA). Бәйрәм салюты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International