Проектның максаты - шәһәр халкын спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.
“Девон” Боз сарае территориясендә “Яшел фитнес” проекты кысаларында чираттагы спорт дәресләре узды. “Яшел фитнес” - шәһәрнең җәмәгать урыннарында: паркларда, скверларда, стадионнарда, мәйданда даими бушлай спорт чаралары үткәрү юлы белән спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль-спорт хәрәкәте.
Чыганак һәм фото: Баулы шәһәре "Яшьләр үзәге"