Күчемсез милек сатып алырга яки сатарга планлаштырган гражданнарга фатирның, йорт яисә участокның тулы характеристикалары яки күчемсез милек объекты турында башка мәгълүмат кирәк булырга мөмкин: милекче кем, йөкләмә бармы, аның кадастр бәясе нинди һ.б. Шундый мәгълүматның рәсми чыганагы булып күчемсез милек Бердәм дәүләт реестры тора. Хәзерге вакытта ЕГРНнан өземтә - күчемсез милеккә милек хокукын раслаучы бердәнбер мөмкинлек.
Барлыгы аларның 13 төре бар. Күчемсез милек объекты турындагы язмада объект турында тулырак мәгълүмат булуы белән аерылып тора, аны еш кына киңәйтелгән өземтә дип атыйлар.
Бүгенге көндә өземтә алуның төп өч ысулы бар:
1. Күпфункцияле үзәккә “Минем документлар” дигән запрос белән мөрәҗәгать итәргә.
2. Кадастр палатасына почта аша запрос җибәрергә.
3. Белешмәләрне Росреестр https://rosreestr.ru порталы аша соратып алырга.
ЕГРН мәгълүматлары кәгазь һәм электрон документ рәвешендә бирелә. Электрон документ рәвешендәге мәгълүматлар берничә тапкырга арзанрак булачак. Мәсәлән: физик зат өчен 400 сум урынына 250 сум гына, ә юридик затлар өчен 1100 сум урынына 700 сум гына.
Мөрәҗәгать итүчеләр шулай ук Россия Федерациясенең теләсә кайсы почмагында урнашкан күчемсез милек объектлары турында мәгълүматлар соратып алрга мөмкин. Бу очракта сүз дәүләт хезмәте күрсәтүнең экстерриториаль принцибы турында бара.