Икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшлиячәк

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр итә: 2019 елның 21 июненнән 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үтәчәк.

Барлык кызыксындырган сораулар турына, көн саен 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 8(85569)56362 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International