Баулылар «Авыл территорияләрен үстерү системасында кооператив хәрәкәте» II фәнни-гамәли конференциясендә катнаша ала

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында кооператив хәрәкәтен үстерү, фермерларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны кооперативлар төзүгә җәлеп итү, кооперациянең фәнни-гамәли базасын үстерү максатларында 2019 елның 5 июлендә Халыкара кооперативлар көненә багышланган «Авыл территорияләрен үстерү системасында кооператив хәрәкәте» II фәнни-гамәли конференциясен үткәрү планлаштырыла.

Конференция эшендә 150дән артык крестьян һәм фермер хуҗалыклары, кооператив оешмалары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Липецк һәм Россия Федерациясенең башка шәһәрләреннән кооператив һәм аграр белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашыр дип көтелә.

Үткәрү вакыты: 2019 елның 5 июле, 10.00.

Үткәрү урыны: ТР, Казан шәһәре, Бауман ур., 20 (ТР Фәннәр академиясе)

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International