Туризм өлкәсендә Russian Event Awards милли премиясен алуга гаризалар һәм проектлар кабул ителә башлады

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Хөрмәтле җитәкчеләр!

Вакыйгалар туризмы өлкәсендә Russian Event Awards милли премиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар һәм проектлар кабул ителә башлады. Конкурста төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге төрле юнәлештәге вакыйгаларны оештыручылар — вакыйгаи туризм өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы дәүләт, коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалар (авторлар яки авторлык коллективлары) катнаша ала. Конкурста катнашуга 2018 елның октябреннән конкурсны үткәрү вакытына кадәр гамәлгә ашырылган проектлар кертелә.

Конкурста катнашу өчен премиянең рәсми Интернет-мәйданчыгында – www.award.rea-awards.ru теркәлергә һәм конкурс материалларын урнаштыррга кирәк. Премия турында тулырак мәгълүматны премиянең рәсми сайтында алырга мөмкин – www.rea-awards.ru .

Конкурста катнашу мөмкинлеге турында 2019 елның 20 июленә кадәр электрон адрес буенча хәбәр итәргә кирәк: Safina.Alina@tatar.ru яки тел. (843) 222-90-55, элемтә өчен җаваплы зат – Сафина Алинә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International