Шәхси эшмәкәрләр өчен мөһим мәгълүмат

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Хөрмәтле шәхси эшмәкәрләр!

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, Федераль закон идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнеше мониторингының дәүләт мәгълүмат системасы төзелә (алга таба – мониторингның мәгълүмат системасы).

Мониторинг мәгълүмат системасы операторы функцияләрен «Оператор-ЦРПТ» ҖЧҖ (Алга таба – Оператор) башкара.

РФ Хөкүмәтенең 2016  елның 28 февралендә кабул ителгән 224нчы карары нигезендә, тәмәке һәм папироска (шул исәптән алар Россия Федерациясе территориясеннән читтә җитештерелгәндә дә) идентификацияләү чаралары урнаштырмыйча һәм аларны мониторингның мәгълүмат системасына тапшырмыйча аларны  әйләнешкә кертү 2019 елның 1 июльгә кадәр рөхсәт ителә.

1 июльдән барлык җитештерелгән тәмәке каплары Товарлар коды (GTIN), максималь ваклап сату бәясе, төрү номеры һәм тикшерү криптографик коды булган ике төрле штрих коды белән чыгарылачак.

Шулай ук, 1 июльдән башлап, ваклап сату оешмалары мониторингның мәгълүмат системасында теркәлергә тиеш.

Моннан тыш, маркировкаланган тәмәке продукциясен сатканда, әлеге ике штрихлы кодны алга таба фискаль мәгълүматлар операторы аша һәр капны сату турынагы мәгълүматны мониторингның мәгълүмат системасына тапшыру өчен, 2D-сканер белән сканерларга кирәк.

Законсыз тәмәке продукциясе калдыкларын сату 2020 елның 1 июленә кадәр генә рөхсәт ителә.

Мониторингның мәгълүмат системасында теркәлү инструкциясе белән операторның рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://честныйзнак.рф/business/projects/manual_tobacco/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International