Хәзерге вакытта Росреестрның www.rosreestr.ru дәүләт хезмәтләре порталында (алга таба — Портал) түбәндәге төр гаризалар һәм запрослар бирү мөмкинлеге бар:
- Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба — ЕГРН) күчемсез милек объектына теркәлгән төп характеристикалар һәм хокуклар турында өземтә рәвешендә белешмәләр соратып алу;
- күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында өземтә рәвешендә ЕГРН мәгълүматын соратып алу;
-аерым затның күчемсез милек объектларына хокуклары турында өземтә рәвешендә ЕГРН белешмәләрен соратып алу;
- күчемсез милек объектына хокук күчү турында өземтә рәвешендә ЕГРН мәгълүматын соратып алу;
Әлеге хезмәтләр «Электрон хезмәтләр һәм сервислар» - бүлегендә урнаштырылган. Дәүләт хезмәтләреннән Портал аша файдалансаң, хокукларны теркәү органына мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк. ЕГРН мәгълүмат бирү турында запросны яки гаризаны үзегезгә уңайлы вакытта бирергә мөмкин.
Күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең бәясен 8 (800) 100-34-34 телефоны буенча белергә була.
Шулай ук порталда да шундый сервислар бар:
1. Ачык кадастр картасы (http:/ pkk5.rosreestr.ru). Әлеге картада бушлай файдалану рөхсәт ителгән категория, мәйдан һәм участок адресы яки капиталь төзелеш объекты турында белешмә алырга һәм аларның картада урнашуын күрергә була.
2. Күчемсез милек объектлары турында онлайн режимында белешмә мәгълүмат алу (https://rosreestr.ru/wps/portal/online_request). Әлеге сервис аша күчемсез милек объектлары турында белешмә мәгълүматларын бушлай карарга мөмкин.
3. Сорауның үтәлешен тикшерү (гариза) (https://rosreestr.ru/wps/portal/cc_check_request_status).
4. Электрон документны тикшерү (https://rosreestr.ru/wps/portal/cc_vizualisation). Әлеге сервис электрон рәвештә алынган өземтәнең басма күренешен формалаштырырга һәм ул имзаланган электрон имзаның дөреслеген тикшерергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук хәзерге вакытта Росреестрның Татарстан Республикасы филиалы түбәндәге хезмәтләрне тәкъдим итә:
- "Росреестр ФКП" ФДБУ үзәгендә электрон цифрлы имза алу;
- күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә алу белән бәйле лекцияләр һәм семинарлар үткәрү;
- гади язма формада килешү проектларын әзерләү буенча хезмәт күрсәтү;
- гади язма формада килешүләр төзү өчен документлар пакеты составы буенча консультацияләр бирү; - суд органнарына дәгъва таләпләрен формулировкалау буенча консультацияләр бирү; - алдан тикшерүне таләп итә торган күчемсез милек объектлары әйләнешенә бәйле консультация хезмәтләре күрсәтү.