Моңа финанслар алу өчен 1 августка кадәр теркәлү урыны буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге филиалына гариза һәм документлар тапшырырга кирәк.
2019 ел башыннан социаль иминият фонды предприятиеләргә үз хезмәткәрләрен санаторий-курортларда дәвалануга җибәрү мөмкинлеген бирә башлады. Бу хакта РФ Социаль иминият фондының ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
"2019 елдан башлап, оешмаларның Фонд акчалары хисабына җитештерү травматизмын һәм хезмәткәрләрнең һөнәри авыруларын киметү буенча чараларны финанслау механизмы кысаларында пенсия алды яшендәге үз хезмәткәрләрен шифаханә-курортларга җибәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк", - диелә хәбәрдә.
Закон буенча эш бирүчеләр иминият взносларының бер өлешен аерым профилактик чараларга тотарга хокуклы. Мәсәлән, хезмәткәрләрне даими медицина тикшерүе өчен түләүгә, хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрүгә, индивидуаль саклану чаралары, эш куркынычсызлыгын тәэмин итү яки эшнең куркынычсыз алып барылуын контрольдә тоту өчен җайланмалар сатып алуга.
2019 елга Татарстан Республикасы буенча кисәтү чараларын финанслауга планлаштырылган сумма 488 млн сумнан артык тәшкил итә.
Финанслау алу өчен 1 августка кадәр теркәлү урыны буенча төбәк бүлеге филиалына гариза һәм тулы документлар комплекты белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итүгә рөхсәт алынганнан соң, иминләштерүчеләр тотылган чыгымнарны агымдагы елның 15 декабреннән дә соңга калмыйча кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Тулырак мәгълүматны Фондның төбәк бүлеге филиалларында, шулай ук рәсми сайтта белергә мөмкин. Шулай ук Фондка барлык гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша да җибәрергә мөмкин.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/06/10/653606/