27 июньдә «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
Баулы районында яшәүчеләр белгечләрдән түләүсез юридик консультация ала алачаклар. Консультацияләрне суд приставы, адвокат, нотариус һәм Пенсия фонды белгече үткәрәчәк. Халыкка түләүсез юридик ярдәм «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Баулы, Ленин ур., 13) күрсәтеләчәк.
Алдан язылу өчен телефон: 8-986-927-50-59.