21 июньдә көнкүрештә гаилә иминлеген саклау һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ачылачак.
Төп максат - балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларга илтүче сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, балаларга яки өлкән яшьтәге гражданнарга карата рәхимсез мөнәсәбәтне булдырмау.
"Кайнар линия" телефоны буенча белгечләргә ата-аналарның балаларны тиешенчә тәрбияләмәү очраклары, шулай ук балаларның яки өлкән яшьтәге гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч яну турында хәбәр итәргә мөмкин.
"Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 9 сәгать 00 минуттан 16 сәгать 00 минутка кадәр.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле, ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Прокуратурасы.