16 июнь көнне Актаныш районында Ык буе авыллары Сабан туе узды, анда Татарстанның, Башкортостанның һәм Оренбург өлкәсенең Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан кунаклар җыелды, алар арасында Баулы делегациясе дә бар иде.
Сабан туе территориясендә импровизацияләнгән татар авылы, "Ак кирмән аланы", "Каз иле", "Икмәк иле", "Чишмә аланы", "Милли мәйдан", "Балалар аланы", "Милли күңел аланы", "Ык буе районнары аланы" һәм башка төрле тематик мәйданчыклар урнашты.
Тантаналы чара барышында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, район алдынгылары парады узды, шулай ук Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фан Вәлиәхмәтов башкаруында Ык буе Сабан туе гимны яңгырады.