Министрлык Россия Федерациясе субъектларыннан илкүләм проект чараларын финанслашуга гаризалар кабул итә.
Субсидияләр илкүләм проект составына керүче федераль проектларның 12 чарасын гамәлгә ашыру өчен бирелә.
Субсидияләр өч елга бүленәчәк, ә аларның кайберләре - 2024 елга кадәр илкүләм проектны тулысынча гамәлгә ашыруга исәпләнгән.
Якындагы өч елда әлеге субсидияләргә төбәкләр мәктәпләрдә матди-техник базаны яңарта, авыл мәктәпләрендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыра, заманча һәм технологик җиһазлар урнаштыра, «Кванториум» балалар технопаркларын төзи, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәкләре, шулай ук балаларга цифрлы белем бирү үзәкләре булдыра алачак.