15-16 июньдә Казанда һәм Россиянең тагын дүрт шәһәрендә «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасы «Цифровой прорыв» конкурсы кысаларында хакатоннарның икенче дулкыны узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
ТР башкаласында финалга чыгу хокукы өчен IT-өлкәсендәге 200гә якын белгеч ярышачак. 3-5 кешедән торган командалар хакатон вакытында цифрлы продуктлар прототипларын билгеле бер вакыт эчендә эшләячәкләр. Әйтик, ярымфиналда проектны эшләү өчен 36 сәгать вакыт бирелә.
Проектларның төп максаты - илдә тормыш сыйфатын күтәрү, кейсларның тематикасы үз эченә сәламәтлек саклау, транспорт һәм логистика, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите, дәүләт идарәсе, мәгариф һәм фән өлкәләрен ала.
Аерым алганда, белгечләргә Татарстан өчен актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Әйтик, «Цифрлы алгарыш»та катнашучыларга хокук бозу турында карарларны электрон рәвештә җиткерү һәм шул рәвешле дәүләтнең аларны юллау чыгымнарын бетерү мәсьәләсен хәл итәрлек сервис булдырырга кирәк. Узган ел Татарстанда 4,8 млн. штраф язылган, ә аларны тапшыруга 200 млн.сум тотылган.
Шулай ук хакатоннар Бөек Новгородта, Пермьдә, Симферополь һәм Якутскида узачак