Районның авыл хуҗалыклары сигез мең гектарга якын мәйданны биләгән күпьеллык азык культураларын җыюга керештеләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин сүзләренә караганда, үсемлекләр чәчәккә йомарланган һәм чәчәк ата башлау чорында күпьеллык азык культуралары уңышын җыю бик мөһим. Нәкъ менә шул чорда үсемлекләр иң күп витаминнар һәм файдалы матдәләр туплый.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буенча, безнең районда 17 мең гектар мәйданда азык культуралары игелә, шуның сигез мең гектары - күпьеллык үләннәр. Хәзерге вакытта районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 19 үзйөрешле азык җыю комбайны бар. Аларның 10сы югары җитештерүчәнлекле. Хуҗалыкларда 40 берәмлектән артык печән җыйнаучылар бар.