ЮХИДИ хезмәткәрләре машина салонында балаларны үзләрен генә калдырмаска өнди

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Эссе һава торышы урнашкач, автоинспекторлар балаларны ябык автомобильләрдә калдыру фактларын булдрмаска тырыша. Әмма ата-аналар еш кына гади куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар итми.

Мәсәлән, Казанда юл-патруль хезмәте инспекторлары ябык автомобильдән яшь ярымлык баланы коткарган. Бер ханым аларга парковкадагы ябык автомобильдә инде 40 минуттан артык кечкенә бала булуын хәбәр иткән. Полиция капитаны Рөстәм Фәйзиев һәм полициянең өлкән лейтенанты Алмаз Шәрипов кичектергесез автомобильне ачып һәм баланы урамга чыгара. ЮХИДИ инспекторлары сүзләренә караганда, балаһавасызлыктан интеккән, кызарып, елап беткән була. Сабыйны балалар поликлиникасына алып китәләр. Бераздан машина янына малайның әтисе килә, эш буенча китүен аңлата. Барлык материаллар да ПДН инспекторына тапшырыла.

 

Кайчагында ата-аналар саклык турында оныталар, нәтиҗәдә балаларын куркыныч астына куялар.

Бикле машинадагы баланың хәле кискен начарланырга мөмкин: аңа һава җитми башларга мөмкин, ул аңын югалтуы, тәне кызуы яки өшүе ихтимал. Болар барысы да фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Бар шулай ук бала утрган машинага башка автомобиль бәрелергә мөмкин.

Автоинспекция хезмәткәрләре мондый хәлләргә битараф калмаска чакыра. Әгәр мондый очракның шаһиты булсагыз, кичекмәстән бу хакта полициягә хәбәр итегез.

Хәзерге вакытта РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 12.8 пункты нигезендә, 7 яшьтән кечерәк баланы үзен генә яки балигъ булмаган яшьтәге кеше белән транспорт чарасында калдыру тыела. Ата-аналар РФ Җинаять кодексының 125 статьясы буенча («Куркыныч астына калдыру») җәзага тартылырга мөмкин. Максималь җәза - 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Моннан тыш, ваемсыз ата-аналарга РФ КоАП 12.19 статьясының 1 пункты һәм 5.35 статьясының 1 пункты буенча штрафка тартырга мөмкиннәр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International