Конкурста җиңүчеләр волонтерлык проектын гамәлгә ашыруга грант ала алачаклар. Быел ярышларның приз фонды - 45 млн. сум.
Катнашуга 8 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары, Россия территориясендә волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар, волонтерлык үзәкләре һәм иреклеләр иҗтимагый берләшмәләре гариза бирә ала. Гаризалар добровольцыросссии.рф сайтында кабул ителә. Аларны өч категория буенча бирергә мөмкин: социаль проект, иҗади эш һәм игелекле эш.
Проект теркәлгәннән соң, катнашучылар сайтның шәхси кабинетында махсус биремнәр үтәргә тиеш. Жюри эшләрне бәяли һәм конкурсантлар комиссия каршында яклаячак проектларны билгели. Яклау нәтиҗәләре буенча, финалчылар – һәр номинация буенча унышар кешелек исемлек төзеләчәк. Җиңүчеләрне халык сайлаячак. Моннан тыш, финалистларны Халыкара иреклеләр форумына чакырачаклар, анда бүләкләү узачак.