Баулы укучылары “Алтын Каләм” – “Золотое перо” 2019” фестиваль-конкурсында катнаша алалар

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

“Алтын Каләм” – “Золотое перо” 2019” XXIV республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә журналистика белән мавыгучы 10-18 яшьлек гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала.

Фестиваль 4 этапта уза:

I этап – муниципаль: Татарстан Республикасы районнарынла мәгълүмат бирү һәм катнашучыларны сайлап алу, шулай ук аларга киләсе этапта катнашу өчен электрон гариза тутыруда ярдәм күрсәтү.

II этап – читтән торып сайлап алу этабы: электрон гаризалар буенча кандидатлар сайлап алу.

III этап – зона этабы: 4 муниципаль берәмлектә турыдан-туры сайлап алу кысаларында интервью һәм конкурс процедуралары үткәрү .

IV этап – финал: 2019 елның 3-7 июль көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә I һәм II этапларын уңышлы узган катнашучылар өчен Фестиваль үткәрү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International