11 июньдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасының уртак коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды, аның кысаларында 2019 елның беренче яртысына йомгак ясалды һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләнде.
2019 елда Кадастр палатасы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе яңа вәкаләтләрне арттыру, күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү, түләүле нигездә гаризалар кабул итү булган.
Моннан тыш, быел Кадастр палатасы барлык муниципаль берәмлекләрнең чикләре турындагы мәгълүматны туплауны тәмамланган һәм торак пункт чикләрен ачыклау эшен дәвам итә. Әйтик, 2019 елның 5 аенда ЕГРНга торак пунктларның 75 чиге кертелгән инде, бу соңгы еллардагы уртача еллык саннан күбрәк. Шулай ук филиалга сак зоналары чикләре турында белешмәләр туплау өчен документлар килү дәвам итә. Агымдагы елда мондый 1295 зона кертелгән. Хәзерге вакытта республика кадастрында территориянең аерым шартлары булган 85 меңнән артык зона турында мәгълүмат бар.
ТР буенча Кадастр палатасы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең тагн берсе булып ЕГРНнан мәгълүмат бирү тора. Бу филиалның табыш китерә торган иң перспективалы хезмәте. Шулай итеп, 2019 елның 5 аенда 688 514 белешмә бирелгән. Шулай ук Кадастр палатасы кадастр исәбе турында гаризалар эшкәртүне дәвам итә. Агымдагы елның 5 аенда барлыгы 100 меңнән артык гариза эшкәртелгән.
Кадастр палатасы һәм Росреестр эшчәнлеге буенча кызыксындырган барлык сорауларны бушлай, тәүлек буе эшләүче 8(800) 100-34-34 телефон номеры буенча Росреестрының Call-үзәгенә шалтыратып бирергә мөмкин.