Баулылар Россия көнен билгеләп үтә

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Бүген бөтен Россиядә бәйрәм чаралары уза, шул исәптән Баулыда да.

Бәйрәм көне Октябрь мәйданында «Мәдәни мохит»республика проекты кысаларында оештырылган зур концерттан башланды. Беренче булып Баулы балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары чыгыш ясады, аннан соң эстафетаны районның үзешчән артистлары кабул итте. Аларның чыгышлары төрле өлкәдә уңышка ирешкән баулыларга бүләкләр, шулай ук Россия гражданнарына паспортлар тапшыру белән үрелеп барды.

Мәсәлән, Фәридә Зыяровага Россия Оборона министрлыгының III дәрәҗә «Эзләүчеләр хәрәкәтендәге уңышлары өчен» билгесе, Баулы муниципаль районының иҗтимагый советына Татарстан Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты, район башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы Радик Кагировка Татарстан Юстиция министрлыгының Рәхмәт хаты, Баулы районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Лилия Фәхриевага Баулы районы Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды, ә район башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рида Адамовага Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Мактау грамотасы тапшырылды.

Китапханә һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре мәйданда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Россия көненә багышланган кызыклы акцияләр оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International