Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның Россия көне белән котлавы

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Кадерле баулылар! Сезне чын күңелемнән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм зур территориядә  бик күп халыкларны, мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне берләштерүче илебезнең бердәмлеге символы булып тора.

Без – уртак Ватаныбыз гражданнары. Россиянең икътисадый һәм социаль чәчәк атуы безнең  һәркайсыбызга – энергиябезгә һәм илебезгә карата җаваплылык хисенә бәйле, чөнки дәүләтнең көче һәм абруе аның төрле төбәкләре һәм шәһәрләре уңышларыннан һәм хезмәтеннән барлыкка килә.

Бу көнне Сезгә яңа хезмәт уңышлары, куелган максатларга ирешүегезне, ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Безнең илдә һәрвакыт тынычлык, татулык һәм бердәмлек булсын!

 Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International