Казан Россия көнен бәйрәм итәргә чакыра

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Иртәгә, 12 июньдә, Казанда Россия көнен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм программасы шәһәрнең 12 мәйданчыгында әзерләнгән. Шәһәр халкын һәм кунакларын концертлар, паркларда һәм скверларда күңел ачу программалары, иҗади мастер-класслар, патриотик акцияләр, 50 метрлы флагштокны ачу тантанасы, шулай ук салют көтә.

Россия көнен бәйрәм итүнең төп мәйданчыклары - Горки-Әмәт урманы, Кремль яр буе һәм Кабан күле яр буе булачак.

Әйтик, 16.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманы территориясендә яшьләр концерт программасы башланачак. 17.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда бәйрәм концерты башлана.

Кремль яр буенда 18.00 сәгатьтә республиканың иң яхшы иҗат коллективлары, сәнгать осталары һәм яшьләр төркемнәре, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.

22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты булачак, аны Казансу елгасы акваториясеннән күрергә мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International