Покровский Урыстамак авылында спорт мәйданчыклары төзелеше тәмамланып килә.
Авыл мәктәбе каршында универсаль спорт мәйданчыклары төзүнең республика программасы буенча футбол кыры янында баскетбол-волейбол һәм тренажер мәйданчыклары төзелә. Моның өчен республика бюджетыннан өч миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Объектны файдалануга тапшыру 20 июньгә планлаштырылган.
“Баулы-информ”