Электрон чакыру буенча чемпионатка теләсә күпме тапкыр узарга мөмкин.
Татарстан башкаласы августта кабул итәчәк WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын бушлай карарга мөмкин булачак.
Моның өчен https://tickets.worldskills.ru/сайтында теркәлергә, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булу датасын һәм вакытын сайларга, ә халыкара күргәзмәләр үзәгендә булганда төркем белән килүчеләр санын күрсәтергә кирәк.
Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. Чарада 60тан артык илдән 1,6 меңгә якын яшь белгеч катнашачак. Конкурсантлар 56 компетенция буенча ярышачаклар.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/06/11/653708/