Яшь баулылар милли гореф-гадәтләргә традицияләргә якыная

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Район Сабан туе алдыннан Баулы шәһәренең 4нче "Ромашка" балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйлар өчен бәйрәм оештырдылар. Татар халык көйләре уйнап торган бу күңелле чара малайлар һәм кызларны балалар бакчасы мәйданчыгында җыйды.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре милли бәйрәм атмосферасын булдырырга тырышканнар - кызыклы сценарий әзерләгәннәр, балалар белән татар биюен, рус һәм татар телләрендә Сабан туе турында шигырьләр өйрәнгәннәр.

Балалар бик теләп “ат чабышларында” катнашканнар, милли уеннар уйнаганнар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International