Милеккә хокукны яки хокукка ия булуны теркәү күчемсез милек белән килешүләр үткәргәндә мәҗбүри процедура булып тора. Объектның күчемсез милек яки күчемле милек булуына бәйсез рәвештә.
Милек хокукын, шулай ук милек хокукы үзгәрүне теркәү бары Росреестрда гына гамәлгә ашырыла. Документлар тәртиптә блганда бу тиз һәм проблемасыз уза. Ләкин башка очраклар да булгалый.
Дәүләт теркәве туктатылуга юлыккан кеше, моның турында хәбәр алганнан соң, югалып калырга мөмкин. Бу очракта нишләргә дип, без Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең алыш-бирешләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазыловка мөрәҗәгать иттек.
- Килешү туктатылган. Әйтегез, мөрәҗәгать итүче мондый хәлдә нишләргә тиеш?
- Әйе, гариза бирүче килешүне туктатып тору турында хәбәрнамә алырга мөмкин, анда туктату сәбәпләре күрсәтелә. Алар белән танышырга кирәк.
Әгәр сәбәбе ачык булмаса, пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2нче подъездында (Авангард ур., 74) регистрация бүлекләре башлыклары консультация бирә.
- Нинди очракларда килешү туктатылырга мөмкин?
- Мондый карар бары тик законлы нигезләрдә генә кабул ителә.
Кагыйдә буларак, төп сәбәпләре түбәндәге:
* тулы булмаган документлар пакеты бирелгән;
* документлар дөрес рәсмиләштерелмәгән;
* теркәлү өчен гариза дөрес бирелмәгән;
* гариза тиешле булмаган зат тарафыннан бирелгән;
* документларны моңа хокуклары булмаган зат имзалаган яки мөрәҗәгать иткән зат теркәү эшләрен башкарырга хокуклы түгел;
* милеккә арест салынган яки теркәү тыелган;
* ЕГРНда техник характеристикалар арасында билгеле бер каршылык, төрле аңлашылмаучанлык бар.
Моның турында тулырак мәгълүматны "Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы федеральзаконның 26 маддәсендә алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, милек хокукын теркәүне туктатып тору бу эштән баш тарту түгел, әгәр барлык кимчелекләрне вакытында бетерсәң, теркәүне туктату өч айдан да артмый.