Татарстанда Халыкара Лэнд-Арт Мөслим иҗат фестивале узды. Аның кысаларында Россиядән 17 рәссамнар һәм дизайнерлар командасы "Кояшлы Ык" яр буенда табигый материалдан арт-объектлар булдырдылар. Ике дистәгә якын сәнгать әсәре Ык елгасы буендагы парк территориясенең бер өлешенә урнаштырыла. Биредә төрле чаралар үткәрү өчен фестиваль мәйданчыгы булган ял зоналары каралган.
Арт-объектларны җәй ахырына кадәр күрергә була.
Чыганак һәм фото: Инстаграмм челтәре tatarstan_official @