Баулы районы Кызылъяр авылында Сабан туй күңелле узды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Безнең район авылларында язгы кыр эшләре тәмамлану бәйрәмен киң колач белән билгеләп үттеләр. Әйтик, Кызылъяр авылында Сабан туе авыл халкының һәм бәйрәм кунакларының исендә калырлык булды.

Сабан туе милли биюләрдән һәм матур җырлардан башланып китте. 2019 елгы Сабантуй флагын күтәрү хокукы хезмәт ветераны Мөҗиб Ганиевка бирелде. Ул озак вакытлар механизатор булып эшли, пенсиядә булгуына карамастан, хезмәтен дәвам итә. 

 Матур итеп бизәлгән мәйдан тирәли актив сәүдә, шулай ук конкурслар һәм концерт оештырылган иде Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, оештыруда эшмәкәрләр генә түгел, авыл халкы да катнашкан – бәйрәмгә авыл кешеләре 166 мең сум акча җыйган.

Эштәге югары күрсәткечләр һәм намуслы хезмәтләре өчен авыл хезмәтчәннәренә Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Халыкны Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Бәйрәмдә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да булды.

Параллель рәвештә спорт конкурслары үткәрелде.  Милли көрәш аеруча мавыктыргыч булды. Нәтиҗәдә абсолют батыр булып Альберт Зянгареев калды. Ул төп бүләккә - тәкәгә ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International