Җәйге чора күчемсез милеккә ихтыяҗ арта. Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен яки акча экономияләү максатында Татарстан Росреестры потенциаль сатып алучыларга берничә кагыйдәне истән чыгармаска тәкъдим итә.
Мәсәлән, килешү төзелгәнче, милекче үзе күчемсез милекне сатарга теләвен һәм сатучының күчемсез милек объектына хокук бирүче документлары булуын тикшерергә кирәк. Мондый документлар, мәсәлән, хосусыйлаштыру, бүләк итү, сату-алу, өлешләп катнашу килешүләре һәм башкалар рәвешендә булырга мөмкин.
Шул рәвешле, сатып алу планлаштырганда күчемсез милек объект тарихын һәм документларын тикшерергә кирәк. Бигрәк тә бу күчемсез милекне доверенность буенча сатканда һәм сатып алучыга документларның оригиналларын түгел, ә дубликат яки күчермәләр биргәндә мөһим. Беренче очракта ышаныч кәгазенең гамәлдә булуына һәм кире кайтарылмавына инанырга кирәк. Ышаныч кәгазен Федераль нотариаль палата сайтында махсус сервис аша тикшерергә мөмкин. Моннан тыш, әгәр сатып алучы милекче белән элемтәгә керсә яхшы. Икенче очракта документлар ялган булырга мөмкин, һәм чын хуҗалар үз милекләре сатылуын белмәскә мөмкин. Шулай ук сатып алучыны документларга кул куярга ашыктырулары, фатир арзанга сатылуы сагайтырга тиеш.
Күчемсез милек объектының тарихын һәм күчемсез милек объектының кемнеке булуын Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтә ярдәмендә ачыкларга була. Әлеге выписканы мөстәкыйль рәвештә Росреестр сайтында (rosreestr.ru) сорарга мөмкин яки КФҮ офисында. Әлеге өземтәдә күчемсез милек объекты турында да, аның алдагы һәм хәзерге хуҗалары турында да мәгълүмат бар. Шул рәвешле сез фатир ипотекага тапшырылу-тапшырылмавын, аңа арест салыну-салынмавын һәм башкаларны белерсез.
Әгәр барлык чаралар күрелгән һәм сез алыш-бирешкә әзер икән, Татарстан Росреестры Росрестның электрон хезмәтләреннән файдаланырга - хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен гаризаны электрон рәвештә бирергә киңәш итә. Шулай итеп сез өстәмә чыгымнарны булдырмый кала аласыз, шулай ук дәүләт пошлинасы күләмен һәм теркәлү вакытын киметә аласыз.