Бозылган продукт сатып алган очракта, акчаны ничек кире кайтарырга?

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Еш кына без, яраклылык вакытын карамыйча, азык-төлек сатып алабыз. Тик кайчагында яраклылык вакыты нормада булуга карамастан, продукт барыбер бозылган була. Мондый очракларда күпләр сатып алынган товарны ташлый. Ләкин үз акчагызны кайтарырга уйласагыз, үз хокукларыгызны белергә кирәк. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләреннән киңәшләр.

1. Җәен тиз бозыла торган товарларны урамда сатып алмаска кирәк. Ашамлыкларны махсус кибетләрдә сатып алырга тырышыгыз.

2. Әгәр дә, өйгә кайткач, продуктның бозылган булуын ачыкласагыз, кыска вакыт эчендә (законда конкрет сроклар күрсәтелмәгән) сатып алынган кибеткә товарны кире кайтарырга кирәк. Аны кабул итәргә һәм акчагызны кире кайтарырга тиешләр. Гадәттә, штраф санкцияләре булмасын өчен сатучылар акчаны берсүзсез кире кайтара.

3. Әгәр сатучылар акчаны кире кайтармый икән, контроль инстанцияләренә язма рәвештә мөрәҗәгать итегез.

4. Кайтарылган продуктның бөтен булырга тиешме? Әгәр бу балык булса һәм сез аны киссәгез барлык кисәкләрен кайтарыгыз. Сөт булса, пакетта калганын. Барысын да кире кайтару яхшырак.

5. Кайбер сатып алучылар чек алмый. Продуктны касса чегыннан башка кире кайтарып буламы? Кулланучылар хокуклары турында законда: касса чегы булмаса, ике шаһит булу да җитә, дип язылган.

6. Сатучы акчаны бөтен товар өчен яки аның бер өлеше өчен генә кайтарып бирергә тиешме? Билгеле, акча бөтен товар өчен кире кайтарыла.

7. Әгәр сез сайлаган продукт шик тудырса нишләргә? Кулланучы сатучыдан яраклылык сертификаты һәм товарның сыйфат таныклыгын таләп итәргә хокуклы.

Үз хокукларын якларга оялмаска, кирәк булганда кулланучылар хокукларын яклау белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат һәм консультацияләр алу, шул исәптән претензияләр һәм дәгъва гаризалары проектларын әзерләү мәсьәләсе буенча баулылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Баулы шәһәре 423930, Горюнов урамы, 14, тел.: (85569) 5-33-16

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International