8 июнь көнне Баулыда районыбыз халкының яраткан бәйрәме – Сабан туе гөрләп узды. Бәйрәмне ачу тантанасында Сабан туй флагын күтәрү хокукы «Исламгалиевлар» хуҗалыгыннан Ленар Сәхавовка һәм «Березовские зори» җәмгыятеннән Сергей Егоровка бирелде.
Баулылыларны һәм бәйрәм кунакларын Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Татарстан Президенты исеменнән котлау сүзләре белән шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин чыгыш ясады.
Сабан туеның төп сәхнәсендә төрле тармакларның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Мәйданда Казаннан килгән артистлар, Баулы районының сәхнә осталары чыгыш ясады.
Сабан туенда һәркем төрле конкурсларда, бәйгеләрдә, мастер-классларда катнаша алды, биредә бик күп төрле мәйданчыклар эшләде.
Төп мәйданда ике келәмдә милли көрәш буенча ярышлар үтте. Нәтиҗәдә, Сабан туеның абсолют батыры булып Баулы егете Илмир Сабиров калды, ә аның укучысы Инсаф Әхмәтҗанов егетләр арасында абсолют батыр булды.
Ипподромда ат чабышлары, тракторларны фигуралы йөртү буенча ярыш, печән чабучылар бәйгесе узды.