Баулы муниципаль районы Башлыгының милли бәйрәм Сабан туе белән котлавы

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле баулылар, районыбыз кунаклары!

Сезне чын күңелемнән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм!

Бу дуслык һәм хезмәт сөючәнлек бәйрәмендә халкыбызның күп гасырлык тормыш-көнкүреше һәм яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре чагыла. Хезмәт кешесен данлаучы, халкыбызның үткәне белән киләчәген тоташтыручы җеп булып тора ул. Төрле яшьтәге, милләт һәм диндәге кешеләрне берләштереп тора.

Барлык авыл халкына, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә зур тырышлыклары һәм туган җиргә тугры булганнары өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле баулылар! Сабан туе күңелләрегездә матур тәэсирләр калдырсын. Бу якты, матур, юмарт бәйрәм һәр йортка бәхет һәм муллык китерсен! Барлык эшләрегездә уңышлар насыйп булсын! Һәммәгезгә дә сәламәтлек, шатлык, иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International